ТР Хөкүмәте 2017 елда хәмерне законсыз сату турында “Халык контроле” аша хәбәр итүче гражданнарны матди яктан кызыксындыру өчен 2 миллион сум акча бүлеп биргән. Шулай итеп, әлеге сумма 2016 елдагы белән чагыштырганда ике тапкырга арткан.
Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү, әйләнештә йөртү фактлары буенча расланылган мөрәҗәгатьләре өчен генә гражданнарның матди яктан бүләкләнүләрен тагын бер кат исегезгә төшерик.
2016 елда расланылган мөрәҗәгатьләр (ә бу – мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 33%ы чамасы) буенча гражданнарыбызга турыдан-туры 303мең сум (мәҗбүри түләүләрне исәпкә алганда - 442 мең сумнан артыграк) акча түләнгән.
2016 елда 28 муниципаль берәмлектән барлыгы 625 мөрәҗәгать, 2017 елның ике аенда инде 257 мөрәҗәгать алынган.
Закон бозу фактлары турында хәбәр итү өчен Татарстан Республикасы Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Шуннан соң инде “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы бүлекчәләреннән берсендә (“Этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү (ваклап сатудан тыш)”, “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”), фоторәсеме белән (фоторәсемнең булуы – мәҗбүри таләпләрнең берсе), закон бозу фактын күрсәтергә генә кала.