2017 елның 3 мартында, “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” бәйрәме алдыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Асылташ” балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют дәүләт казна учреждениесендә булып кайтты. Приютта ата-ана тәрбиясеннән, гомумән дә күзәтү-тәрбиядән мәхрүм калган, сукбайлыкка чыккан, тормышта авыл хәлләргә юлыккан балалар, ашыгыч төстә социаль ярдәмгә мохтаҗ аз керемле, күп балалы гаиләләрдән 3тән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар яши.
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре очрашу үткәреп, балаларны уен рәвешендә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законының төп статьялары белән таныштырды. Приютта тәрбияләнүчеләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшчәнлеге, тәмәке тарту, хәмер куллануның, шулай ук фаст-фуд белән тамак ялгауның зыяны турында видеороликлар күрсәтелде.
Әлеге бәйрәмнең ел саен 15 мартта үткәрелүен, быелгы девизының “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары!” дип аталуын искәртик. Балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законының 26.1 статьясы бәйнә-бәйнә аңлатылды.
Чарада катнашучыларның һәммәсенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүматлардан торган буклетлар таратылды, истәлеккә фотога төшелде.
Приютта тәрбияләнүчеләр һәм аларның педагоглары үтә дә мавыктыргыч очрашу үткәргән өчен белгечләребезгә рәхмәт сүзләре яудырды, алга таба да хезмәттәшлекне, очрашуларны дәвам иттерү теләге җиткерелде.