Базарда дежур тордык

2017 елның 7 марты, сишәмбе

 2017 елның елның 6 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәре азык-төлек базарында дежур тору оештырды. Шулай итеп, белгечләребезгә мөрәҗәгать иткән гражданнарның һәркайсына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон нормалары аңлатылды, низаглы хәлләрдән чыгу юллары күрсәтелде, претензия тапшыру һәм аны карап тикшерү тәртибе аңлатылды. Берочтан халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең вәкаләтләре һәм, киңәш-табыш алырга кирәк булган очракларда, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге (бу оешмаларның адреслары) турында мәгълүматлар ирештерелде. Сатучылар, кулланучы таләбе белән, хосусый эшмәкәрнең фамилиясен һәм башка мәҗбүри мәгълүматларны (товар атамасы һәм күләме, товарны сату датасы һәм бәясе, товарны турыдан-туры саткан зат исеме һәм имзасы) күрсәтеп, товар чегын рәсмиләштерү зарурилыгына төшендерелде.

Территориаль орган хезмәткәрләре, халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатыннан, брошюралар, буклетлар таратты. Шулай ук төрле төрдәге социаль әһәмиятле товарларның бәяләренә мониторинг ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International