“Эшлекле дүшәмбе”дә Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов Әлмәт муниципаль районы территориясендә хәмер базарының 2016 елдагы торышы турында сөйләп үтте.
Бүгенгә районыбызда алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларының гомуми саны - 395 ( 2015 елда - 42), шул исәптән шәһәрдә – 280 (2015 елда – 299), авылда – 115 (2015 елда - 123).
- 2016 елда районда алкогольле продукция сату күләме 337,7 мең дал. тәшкил итеп, 1,2 тыс.далга кимеде. Шул исәптән авыл җирлегендә ваклап сату күләме 40,3 тыс.дал., ягъни 2015 елның гыйнвар-августына карата 97% (41,5 мең дал.) тәшкил итте. Республикада җиттештерелә торган аракы сату күләменең үсү тенденциясе күзәтелә. 12 ай йомгаклары буенча ТР предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән аракы сату күләме - 165,7 мең дал., ягъни узган елдагы күрсәткечкә карата 105% (157,2 мең дал). Бөтен район буенча аракы сатуның гомуми күләмендә читтән кертелгән хәмер күләме чик күрсәткечтән артып китмичә, 12,84% булды (2015 елда – 16,29%), - дип хәбәр итте Андрей Подовалов.
Барлык яшь төркемнәреннән чыгып, җан башына хәмер сату күләме 16,5 литр тәшкил иткән. 2016 елда Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре, башкарма комитет хезмәткәрләре үзләре генә, шулай ук мобиль төркемнәр составында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсенә контрольлек итү буенча 441 чара үткәргән. Тикшерүләр барышында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 120 закон бозу факты ачыкланган (2015 елда - 155 факт), шуның 84е – Әлмәттә, 36сы – авыл җирлекләрендә теркәлгән. Закон бозуларның төп төрләре – лицензиясез эшчәнлек, төнге сәгатьләрдә хәмер сату, документларсыз гына, шулай ук ГОСТ таләпләренә туры килмәгән спиртлы лосьоннар сату.
- 12 айда 15 846,99 литр күләмендә барлыгы 3 млн 740 мең сумлык алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. 2016 елның 12 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт районы территориаль бүлегенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме чама белән 1 689 200 сум (2015елда -715 мең сум) тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Андрей Николаевич.
Сыйфатсыз хәмер һәм спиртлы продукция куллану иртәме-соңмы суррогаттан каты агулану һәм хәтта үлем-җитемгә китерә. Узган елда сыйфатсыз хәмердән һәм спиртлы продукциядән агулануның 39 очрагы теркәлгән, шул исәптән 18 очрак үлем-китем белән төгәлләнгән. 2015 елның шушы ук чорында агулануның 56 очрагы, шул исәптән 28 үлем-китем очрагы теркәлгән булган. Хисап елында бу күрсәткечнең кимүе алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләсендә кызыксынулы барлык структураларның, шул исәптән авыл җирлекләре башлыклары, полиция участок хезмәткәрләре, ТОС мөдирләренең бер йодрыкка төйнәлеп эшләүләренә бәйле.
Шулай ук Әлмәттә яшәүчеләр үзләре дә “кайнар линия” телефоны: стационар телефоннан - 000, мобиль телефоннан - 8 (8553)00-00-00 номерын җыеп, спиртлы продукциянең законсыз сатылуы турында хәбәр итәргә мөмкин.
2016 елда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында хәмер базарында закон бозу мәсьәләләре буенча районыбыздан 4 мөрәҗәгать теркәлеп, шуның икесе расланган. Шулай итеп, Әлмәт районы буенча расланылган 2 хәбәр өчен 3000 сум түләнгән инде (Дәүләт алкоголь инспекциясе).
Эш нәтиҗәләре буенча, аерым алганда, ТРда аракы сату ягыннан, муниципаль районнарны матди кызыксындыру күздә тотылган. Республика буенча 12 ай өчен кызыксындыруның гомуми суммасы 17 млн. 745 мең сум тәшкил иткән. Кызыксындыру суммасы буенча Әлмәт районы – беренче урында (3 млн.558 мең сум). Лениногорск районы – икенче урында (2 млн. 095 мең сум), Тукай районы – өченче (1 млн. 427 мең сум).
- Шунысы мөһим: 2016 елда үлем-җитемгә бәйле күрсәткечләр кимеде. Кимү әлләни зур булмаса да, конкрет гаилә язмышларыннан чыгып караганда, зур эш башкаруыбыз күренә. Мониторинг эше дәвам иттерелергә тиеш. Безнең төп бурыч – контрафакт спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алу. Бу җәһәттән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы мөһим роль уйный. Бурыч – сан артыннан куу түгел, ә гражданнарыбызны контрафактка каршы көрәшкә этәрү. Шул ук вакытта финанс ягыннан кызыксындыру чаралары да бар бит, - дип аңлатып үтте үзенең чыгышында Айрат Хәйруллин.
Чара азагында алдагы эш атнасының планы игътибарыбызга җиткерелде. 7 мартта 16 нчы мәктәптә экология дәресе узачак, «Нефтьче» Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булачак. Ә инде 9 март көнне рухи-агарту үзәгенә нигез ташы салу тантанасы көтелә.