Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым “Кайнар линия” телефонына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. “Һәр адым саен диярлек урнашкан кибетләрдә, шулай ук супермаркетларда черегән, сөрсегән җиләк-җимешнең сатылуын күреп торабыз. Нигә шулай? Черегән, күгәргән җимешләрне дә сатып алучылар бармы икәнни соң? Гомумән, кибетнең черек җимеш сатарга хакы бармы?” - дип сорады ачуы тавышына чыккан ханым.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова кулланучыбызга бу хәлне тыныч кына, закон күзлегеннән чыгып аңлатты. “Кагыйдә буларак, кибетләр вәкилләре, базадан шулай китергәч, сатмый хәлебез юк, дип кенә җибәрә. Әмма кулланучының сыйфатлы продукция сатып алуга хокукын тормышка ашыру өчен “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Азык-төлекнең сыйфаты һәм иминлеге турында” Федераль закон, кече закон актлары, сәүдә оешмаларына һәм алардагы азык-төлек әйләнешенә карата таләпләрне билгеләүче башка норматив-хокукый актлар гамәлдә булып килә.
Сатучы азык-төлек товарларын сәүдә залына урнаштырганчы, тышкы билгеләре буенча товарның сыйфатын тикшерергә, бозылганнарын, зыян килгәннәрен читкә алып куярга тиеш.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 4 статьясында сатучының сыйфатлы товар сатып алуга хокукы билгеләнгән. Сыйфатлы булмавы “йөзенә” чыккан азык-төлек продуктлары сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен зыянлы буларак танылып, сатудан алынырга тиеш. Сәүдә предприятиеләренең норматив-хокукый актларында черегән, бозылган, кабыгына зыян килгән булу сәбәпле кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч белән янаган яшелчә һәм җиләк-җимешне сатуның тыелуы билгеләнгән.
Сәүдә кагыйдәләре нигезендә, үзенчәлекләре берничек тә юкка чыгару мөмкинлеге бирмәгән кимчелекле товарларны ачыклаганда, сатып алучы, үз теләгенә карап, мондый товарны сыйфатлы башкасына алыштырып бирүне яки сатып алу бәясен тиешенчә киметүне таләп итүгә хокуклы. Ул шулай ук сатып алынган товарыннан баш тартып, товар өчен түләнелгән суммасын туры күләмдә кайтарып бирүләрен таләп итүгә хокуклы”.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Юридик киңәш-табышлар кирәк булганда, түбәндәге адрес буенча яки “кайнар линия” телефоны (8(8552) 71-43-03) аша ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: Чаллы ш., Корчагин ур., 2А й.