Узган елда Әлмәт районында 39 кеше сыйфатсыз хәмердән агуланган, дип хәбәр итә район хакимият башлыгының матбугат хезмәте. Шуның 18е җан тәслим кылган. 2015 елда исә 56 кеше хәмердән агуланып, 28е гүр иясе булган.
Бер ел эчендә полиция, башкарма комитет һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче кибетләр һәм кафеларга 440тан артыграк тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә барлыгы 120 закон бозу очрагы (шәһәрдә - 84, авыл җирекләрендә - 36) ачыкланган. Асылда бу – төнге сәгатьләрдә хәмер сату, лицензиясез хәмер сату, тиешле документларсыз гына спиртлы лосьоннар сату. Узган елда хокук саклау органнары хезмәткәрләре барлыгы 3,74 млн сумлык 15 847 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алган. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре закон бозучыларны җәмгысе 1,68 миллион сумлык штрафка тарткан.