Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Татарстан Республикасы Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе муниципаль районнары башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-10 сыйныф укучылары арасында “Куллану белемнәре - уңышка юл!” дигән бәйгенең 1нче этабын үткәрде.
I этап 2017 елның 15-28 февралендә 20 сораудан торган тест биремнәре рәвешендә узды.
Шулай итеп, Биектау районында бәйгенең 1нче этабы призерларына әйләнде: Казаклар гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сафина Әдилә; Алат гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Хәсәнова Яна; Шуман гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Горячев Артем; Биектау 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Баязитова Гөлзилә; Ямаширмә урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Зиннәтуллин Ильяс, Нигъмәтуллина Василә, Гарипова Фирүзә, Батталов Булат, Гаптрахманова Ралинә һәм Имамова Альбина.
Питрәч районында бәйгенең 1нче этабы призерлары булып Питрәч 1нче урта мәктәбеннән: 10 Б сыйныф укучысы Муллахмәтова Энҗе, 8 Б сыйныф укучылары Сәлахова Әдилә һәм Максимова Яна танылды.
Ә инде Балык Бистәсе районында бәйгенең 1нче этабы призерлары: Зур Мәшләк урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Заһидуллина Алсу һәм Емельянова Алинә, Олы Елга урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Шәрәфиев Фәнил һәм Абдуллина Ләйсән, Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары Сәфәрова Ильдина һәм Калабанова Марина, Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Кәримов Рәсим һәм шушы ук мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Мисфахова Айсылу, Котлы Бөкәш урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Сәлахиева Энҗе һәм Шәрәфиева Зәлия, шулай ук Шеморбаш 9нчы гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Краснов Алексей.
Егет-кызларыбызны бәйгенең икенче – йомгаклау этабына чыгулары белән котлыйбыз. Икенча этапта инде алар тормышта килеп туу ихтималы булган теге яки бу мәсьәләләргә кагылышлы биремнәрне үтиячәк.
Уңышлар юлдаш булсын сезгә!