2017 елның 9 мартында, кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Технодисконт» сәүдә объектында семинар үткәрде. Әлеге сәүдә объектында техник яктан катлаулы товарлар сатыла.
Семинарның максаты сәүдә объекты хезмәткәрләренең хокукый аңын үстерү, аларга сәүдә өлкәсен җайга салучы норматив-хокукый актларны аңлатудан гыйбарәт иде. Семинар барышында товарда “җитди кимчелек” төшенчәсе, техник яктан катлаулы товарлар исемлеге, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясы, кулланучы таләпләрен үтәү сроклары, көнкүреш максатындагы техник яктан катлаулы товарларны сату үзенчәлекләре, “товарга экспертиза ясау” төшенчәсе аңлатылды. Кулланучыга товарны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен сатучы һәм җитештерүче турында мәҗбүри мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгы аерым игътибар үзәгенә алынды. Шулай ук сатып алучыларның мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләрен карап тикшерү тәртибенә кагылып үтелде. Моннан тыш Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы турында мәгълүматлар ирештерелде.
Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.