Шешә кайдан? Кайдан булсын, Казахстаннан...

2017 елның 10 марты, җомга

2017 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск һәм Әлки районнары буенча бүлекләреннән алкогольле продукция ташу фактлары буенча материаллар карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре Казан – Оренбург автомобиль юлының  87 нче чакрымында «LADA 211340» маркалы автомобиль салонын һәм багажнигын тикшергәндә Казахстан Республикасында җитештерелгән продукциягә тап булган. Баксаң, Казанда яшәүче бу ир-атның машинасы салонында бер тартма - 12 шешә «Кристалл» аракысын алып кайтышы икән. Шулай итеп, хокук саклау органы хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаган 6 литр хәмер продукциясе хуҗасыннан алынган. Продукция хуҗасы әйтүенчә, бер тарма аракыны ул Нурлат районы Мамык авылы тирәсендә «Газель» машинасыннан сәүдә итүче таныш булмаган бер ир-аттан  1000 сумга сатып алган.

Икенче очракта полиция хезмәткәрләре Әлки районының Хузангай авылындагы Мәктәп урамында «Lада Гранта» маркалы машинаны тикшергән чагында  һаман шул Казахстан Республикасында җитештерелгән 2 шешә «Parlament» аракысына юлыккан.

Хәзерге вакытта  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тиешле маркировкасы булмаган алкогольле продукция ташу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International