Бүләк иясенә барып җитмәгән

2017 елның 10 марты, җомга

Бәйрәм көннәре алдыннан легаль булмаган очсыз хәмер ташучылар ныклап торып үз кәсепләренә кереште.

Әнә 2017 елның 7 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына РФ Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер ташучы берәүгә карата тикшерү материалы алынды.

Эш материалыннан күренгәнчә, Казахстан Республикасы гражданинны үз автомобилендә Татарстан Республикасына Россия Федерациясе законнарында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән, тиешле маркировкасы булмаган 4 атамадагы аракы һәм бер атамадагы коньяк алып килгән чагында тотылган. Үзе әйтүенчә, хәмер продукциясен, янәсе, бизнес буенча партнерына бүләк итмәкче булган. Шулай итеп, бу ир-ат 174 литр хәмереннән коры калдырылган.

РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу ( Россия Федерациясе законнарында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән, тиешле маркировкасы булмаган килеш алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү) билгеләре буенча аңа карата эш кузгатылды. Хуҗасыннан тартып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International