Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә «Старая Усадьба» кафесында тиешле лицензиягә ия булмаган килеш кенә алкогольле продукция сатуны ачыклады.
Шулай итеп, барлыгы 6,6 литр күләмендә легаль булмаган хәмерне законсыз әйләнештән алырга туры килде.
Кафе хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.