Хәмер базарында закон бозу очраклары турында хәбәр иткән аноним контролерлар акча алган.
Шәһәребездә яшәүчеләрдән “кайнар линия” телефонына 4 мөрәҗәгать алынган. Шуларның икесе расланып, чын хәбәрләр ирештерүчеләргә 3 мең сум акча түләнгән. Бу хакта шәһәр активы киңәшмәсендә искәртеп үтелде. Хәмер базарына ни өчен даими мониторинг кирәк, дигән сорауга җавапны статистика мәгълүматларына күз салуга ук чамалап була. 2016 елда хәмердән агулануның 39 очрагы теркәлеп, шуның 18е үлем-китем белән тәмамланган. Шөкер, профилактика эшенең нәтиҗәләре юк түгел: 2015 елда агуланулар саны тагын да күбрәк (56) булган. Суррогат хәмер “капкан” шул 56 кешенең 26сы җан тәслим кылган.
Узган елда барлыгы 3 млн. 740 мең сумлык 16 мең литр чамасы алкогольле һәм спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынган. Тыелган продукциянең күпчелек өлеше - “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча, өй шартларында ясалган һәм Казахстан Республиксыннан китерелгән спиртлы сыекча.
Хәмернең законсыз әйләнешенә кагалышлы закон бозу очраклары турында һәркайсыбызның да мөрәҗәгать итә алуын искә төшереп үтик. Хәбәрне стационар, шулай ук мобиль телефон аша да җиткерергә була.
- 2016 елның 12 аенда хәмер продукциясен сату күләме 337,7 мең дал, ягъни 2015 елга карата 100% тәшкил итте. Бу күрсәткечнең 1,2 мең далга кимүе күзәтелә. Шул исәптән авыл җирлегендә ваклап сату күләме 40,3 мең дал, ягъни 2015 елның гыйнвар-августына карата 97% булды, - дип белдерде Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов.