“Фанфурик”лар нефтьчеләр шәһәрендәге киоскларда башлыча төнге сәгатьләрдә яшереп кенә сатылган. 100 мл сыешлы караңгы пыяла савытлардагы “яшерен” продукция катыргы тартмаларга тутырылып, косметика лосьоннары рәвешендә таратылган. Моңа кадәр дә спиртлы продукцияне законсыз сату белән шөгыльләнүче алты эшмәкәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан штрафка тартылган булган инде. Штрафның гомуми күләме 60 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш сәүдәгәрләр арасыннан берсенең ялган хәмер – аракы һәм коньяк ташу белән дә шөгыльләнүе дә ачыкланган. Коммерсантларның барысы да – физик затлар.
Башкару производствосы кысаларында суд приставлары лосьоннар партиясен конфискацияләде. “Ике төрле максаттагы” спиртлы сыекча, соңыннан юкка чыгару өчен, Казанның махсус учреждениесенә тапшырылды, дип хәбәр итә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.