Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә кулланучылар хокукларын яклауга, кулланучыны акны карадан аера белергә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде.
Җәлил гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары куллану белемнәренә өйрәтелде. Шул ук вакытта дистанция ысулы белән товарлар сату өлкәсе игътибар үзәгенә алынды. Ник дигәндә, 2017 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне санлы формат чорында кулланучылар хокукларын яклауны күздә тота бит! Чарада балаларга кулланучының ничек итеп үз-үзен дөрес тотарга тиешлеге аңлатылды. Шулай ук сатучы (эш башкаручы) исеменә претензияләр язып тапшыру тәртибе каралды.
«Аквилон» сәүдә үзәгендә исә эшмәкәрләр өчен өйрәтү характерындагы чара уздырылды. Хуҗалык итүче субъектларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законы нормаларын, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен, шулай ук “Дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) һәм муниципаль контрольлекне хәл иткәндә юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын саклау турында” Федераль законга кертелгән соңгы үзгәрешләр аңлатып үтелде.
Шул ук көнне Сарман районында яшәүчеләр консультация алу максатыннан Җәлил бистәсе китапханәсендә һәм «Батыр» спорт-савыктыру комплексы муниципаль бюджет учреждениесендә үткәрелгән чараларда белгечләребездән киңәш-табышлар сорау мөмкинлегенә иреште.
Әлеге чараларда катнашучылар белән дистанция ысулы нигезендә, ягъни төрле интернет-кибетләр һәм каталоглар аша товарлар сатып алу әңгәмәнең төп темасына әйләнде. Соңгы вакытларда әлеге тема – бик актуаль, һәм аның әһәмияте дә зур. Чөнки интернет тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә башлады бит. Хәзер өеңнән чыкмыйча гына товарларның киң ассортименты белән танышырга, аларның барлык функцияләрен өйрәнергә, берничә товарны чагыштырып, кирәклесен сайлап алганнан соң, түләгәч, китереп биргәннәрен генә көтеп утырырга була. Тик менә интернеттагы алдакчылар “кармагына” ничек эләкмәскә һәм “капчыктагы песи” булып чыкмасын өчен товарны ничек сайлап алырга? Бу сорауларның барысы да әлеге очрашулар барышында каралды. Гражданнар игътибарына дистанция ысулы белән товар сатучының товарны кире кайтару өчен (мондый зарурилык килеп туган очракта) адресы, шулай ук юридик адресының күүрсәтелергә тиешлеге җиткерелде. Сатып алучыга, тиешлесен дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, товар турында тулы мәгълүматлар ирештерелергә тиеш, дип аңлатылды. Шулай ук дистанция ысулы белән сатып алынган товарны кире кайтару срокларына да тукталып үтелде. Гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Аларның күбесенә конкрет мисаллар китереп җаваплар бирелде.
Чарада катнашучыларның барчасына кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя» газетасының соңгы нөсхәләре тапшырылды.