Кукмара авыл хуҗалыгы көллияте студентлары белән очрашу

2017 елның 12 марты, якшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Саба, Мамадыш, Кукмара районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре белән берлектә, Кукмара аграр көллияте студентларының аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча укыту-өйрәтү характерында чара үткәрде.

Егет-кызлар чара барышында кулланучы буларак акны карадан аерырга, кулланучы хокукларын якларга өйрәнде. Алар лекцияне зур канәгатьләнү хисе белән тыңлаганнан соң үзләрен кызыксындырган темалар буенча сораулар бирергә дә кыенсынмады.

Шулай итеп, студентларның без әйтергә теләгән төп фикерне: үз хокукларыңны белү, алардан файдалана алуның низаглы хәлләрне кичекмәстән хәл кылу, гомумән, аларны булдырмый калу мөмкинлеге бирүен, актив гражданлык позициясендә тору, принципиаль булу, үзеңне һәм куллану базарында катнашучы башкаларны ихтирам итү зарурилыгын ныклап үзләштерүенә өметләнәбез.

Чарада катнашучыларның барчасына «Вестник поребителя» газетасы, кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм алга таба мөрәҗәгать итү өчен адреслар, телефон номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International