Ел саен 15 мартта бөтен дөнья күләмендә Кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Шул ук вакытта Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе һәр ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең яңа девизын уйлап таба. Быелгы девиз “Санлы формат чорында кулланучылар хокуклары” дип атала.
Хәзерге вакытта интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә куллану товарларын сату һәм түләүле төрле хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча “электрон коммерция” индустриясе көннән-көн күбрәк колач җәя бара.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә «Юлмарт» кибетеннән (анда нәкъ менә дистанция ысулы белән товарлар сату хәл ителә) сатып алынган товарларның сыйфатыннан зарланып байтак кына мөрәҗәгатьләр алынган иде. Шул сәбәпле шушы объектта сатучы-консультантлар өчен өйрәтү характерындагы семинар уздырылды. Чарада “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 26.1 статьясы аңлатылды; әңгәмә барышында алынган сорауларга җаваплар бирелде; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару сроклары, кулланучы мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе каралды.
Семинар ахырында интернет-кибет хезмәткәрләренә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.