Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарга мәгълүмати һәм консультация ярдәме буенча акция уздырыла

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарга мәгълүмати һәм консультация ярдәме буенча акция үткәрә.

Шушы максаттан Казан шәһәре метрополитены платформаларына, «Кольцо», «Ривьера» һәм «ГУМ» сәүдә-күңел ачу комплекслары диварларына   Кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган видеороликлар урнаштырылды.

Шулай итеп, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунакларыбыз өчен бу видеороликлар 2017 елның 15 мартына кадәр күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International