Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (Consumers International) традиция буенча һәр ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгели. Бу оешма 2017 елда электрон коммерция өлкәсендә кулланучылар хокукларына тукталып, «Consumer Rights in the Digital Age» (“Санлы формат чорында кулланучылар хокуклары”) дигән девизны сайлап алды.
Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы дистанция ысулы белән сәүдә итү, элемтә һәм интернет хезмәтләреннән файдаланучы гражданнарны хокукый агарту, аларга ярдәм кулы сузуга юнәлдерелгән чаралар оештыра. 15 мартта «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Кулланучылар хокуклары: өйрәнәбез, агартабыз, яклыйбыз” дигән темага Мәгълүмат көне үткәреләчәк. Шулай итеп, теләгендә булган барча кешегә кулланучыларның төпп хокуклары аңлатылачак, мөрәҗәгать итүчеләргә куллану өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләр буенча киңәш-табышлар биреләчәк. Әлбәттә инде, бер үк вакытта кулланучыларга белешмәлекләр дә өләшенәчәк. Шәһәр урамнарында исә “Кулланучы, үз хокукларыңны белеп тор!” дигән агарту акциясе үткәреләчәк: халыкка 2017 елда бәйрәмнең үзенчәлекләре турында мәгълүматлар урын алган буклетлар таратылачак. Моннан тыш кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Куллану экспрессы” хокукый автобусы шәһәргә килеп керәчәк. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә тематик лекцияләр узачак.
Бу чараларның һәммәсен дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы оештыра. Белешмәләр һәм мәгълүматлар алу өчен түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә була: Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33; Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200, Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а, тел.: (85592) 7-05-07;
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14, тел.: (85569) 5-33-16;
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230, Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
тел.: (85594) 6-71-17;
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Тукай ур., 7, тел.: (85595) 5-19-72.