15 марта Зәйдә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтәләр. 2017 елда бу бәйрәм “Санлы формат чорында кулланучылар хокуклары” дигән девиз белән үтә. Әлеге көн алдыннан Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор” белгечләре мәктәп укучылары өчен лекция уздырды.
Шулай итеп, балалар үзәк китапханәдә үз хокукларын якларга өйрәтелде. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй территориаль органы белгече Эльвира Милочкина аларга телефон сатып алганда нәрсәләрне күздә тотарга кирәклеге, гарантия ремонты чорында аны нәрсәгә алыштырып булуы, йорт җиһазы сатып алганда нәрсәләрне белеп торырга кирәклеге турында сөйләде.
- Мебельне кабул итеп алу акты имзалангач кына диван култыксаларының кубып төшәргә торуы, пружиналарының юклыгы ачыкланырга мөмкин. Күренеп тормасын өчен дивандагы тишекләргә наклейкаларның гына ябыштырылган булу ихтималы да бар. Әлбәттә, бу проблемаларның һәммәсен суд тәртибендә хәл итеп була. Әмма моңа күп вакыт һәм көч кирәк, - дип залдан бирелгән сорауны җаваплады белгеч.
Мәктәп укучыларын интернет аша товарлар сатып алу мәсьәләләре аеруча кызыксындырды.
- Почта аша таба урынына таш тутырылган посылка килү очраклары бар. Интернетта “менә дигән” фикер уяткан “пуховик”ларның, кияргә дә өлгермәстән, җөйләре сыпылып, формасы бозылу очраклары юк түгел. Шуңа күрә социаль челтәрләр аша физик затлар белән килешү төзегәндә бик сак булу кирәк. Юкса күрсәтелгән хезмәт яки сатып алынган товардан канәгатьсез калган очракта Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк бит, - дип аңлатты укучыларга белгеч.
Балаларны гаджетлар сатып алу мәсьәләләре дә битараф калдырмады. Шулай ук алар нинди товарларны алыштырып булмавы һәм соңыннан аларны нишләтергә кирәклеге турында сораштырды.
- Кибеттән сөт алдым, әмма чегын ташлап калдырганмын. Өйгә кайткач, ризыкның әчегәнен аңладым. Башкасына алыштыру өчен кибеткә киттем. Тик анда миңа, бу сөтне башка кибеттән сатып алгансыз, дип, проблеманы хәл кылудан баш тарттылар. Бу очракта миңа нәрсә эшләргә кирәк иде? - дип сорады бер кызый.
- Чекның юклыгы бу мәсьәләне карап тикшерүдән баш тартуга нигез булып тора алмый, - дип билгеләп үтте белгеч. - Сез тулы кыйммәтле кулланучы булып торасыз, шуңа күрә үз хокукларыгызны яклаудан тартынып тормагыз. Кибет хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәндә, кулланучылар хокукларын яклау турында законга таяныгыз, кирәк булганда – ярдәм сорап, кыю төстә безгә мөрәҗәгать итегез. Моңа сезнең тулы хокукыгыз бар.
«Роспотребнадзор» ТР буенча идарәсе территориаль бүлегенең белгеч-эксперты Зөлфия Шәймәрданова исә мәктәп укучыларына интернет аша товарлар сату кагыйдәләре турында сөйләп үтте.
Мәктәп проектларын яклау очрашу йомгагына әйләнде. Балалар белгечләр бүләк иткән мәгълүмати буклетлар белән “коралланып”, товарларны дөрес, үзләренә зыян китермәслек итеп сатып алу өчен нәрсәләрне белеп торырга кирәклеген бәян итеп, үзләренең белешмәлекләрен төзеде.