Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләреннән һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләреннән торган спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен кисәтү һәм аңа киртә кую буенча эш төркеме Актүбә бистәсендәге бер кафеда алкогольле продукцияне законсыз сату фактын ачыклаган. Нәтиҗәдә легаль булмаган 6,6 литр хәмерне законсыз әйләнештән алырга туры килгән. Кафе хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.