15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган брифинг була

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Аның тематикасын Халыкара куллану оешмалары федерациясе билгели. Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дигән девиз белән үткәрелә.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтү кысаларында 15 март көнне  11:00 сәгатьтә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында брифинг була. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Розалия Мәхмүт кызы Арсланова көн кадагына суга торган барлык сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International