2017 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Ел саен 15 март көнне дөнья күләмендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Ул ел саен куллану мөнәсәбәтләренең көн кадагына суга торган темаларыннан берсенә багышлап үткәрелә. 2017 елда Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе -  Consumers International (CI) электрон коммерция өлкәсендә кулланучылар хокукларына тукталып, «Consumer Riqhts in the Diqital Aqe» (“Санлы формат чорында кулланучы хокуклары”) девизын сайлап алды.

Хәзерге вакытта интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша куллану товарларын сату һәм хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча электрон коммерция индустриясе бик нык үсә. Шулай итеп, онлайн-базар, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә гаять киң ассортиментына юл ачып, кулланучыларга көннән-көн зуррак мөмкинлекләр тудыра. Ихтыяҗларының бик тиз, җиңел һәм уңайлы канәгатьләндерелүе кулланучыларны нәкъ менә шул интернет аша сәүдәгә торган саен күбрәк җәлеп итә.

2017 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай шәһәрендә бизнес вәкилләренә консультацияләр бирде (шул исәптән интернет-сәүдәнең төрле юнәлешләре буенча).

Шулай ук  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне девизы нигезендә халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү буенча чаралар планын тормышка ашырып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International