Укучылар өчен файдалы дәресләр

2017 елның 14 марты, сишәмбе

2017 елның елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина ТР Арча муниципаль районы Иске Ашыт гомуми белем бирү мәктәбенең  8,9 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара үткәрде.

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дигән девиз белән үткәрелүе сәбәпле, балаларга товарны дистанция ысулы белән сатып алганда кулланучы хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүматлар җиткерелде. Бүген интернет-сәүдә халык арасында товарлар сатып алуның иң уңайлы ысулларыннан берсенә әйләнде. Шуңа күрә бу өлкәдә кулланучылар хокукларын бозу очраклары да ишәя, дип билгеләп үтелде.

Укучыларга дистанция ысулы белән сәүдә итү өлкәсендә кулланучы хокуклары, төп төшенчәләр, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару турында мәгълүматлар ирештерелде. Тормышта килеп чыгу ихтималы булган төрле бәхәсле хәлләр каралды; үз таләпләреңне булдыру, сатучы исеменә претензияләр әзерләү турында аңлатып үтелде.

РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998г. №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  РФ Законы аңлатылды.

Шулай ук “Сәламәт” туклану – нәрсә дигән сүз?” дигән сорау буенча фикер алышу булды. “Кулланучылар хокукларын яклау” темасына быел да узачак олимпиадага кагылып үтелде.

Кулланучылар мәнфәгатьләренең үтәлеше кулланучыларның үзләренә, тормышта килеп туган хәлләрдә үзләрен ни дәрәҗәдә дөрес итеп тотуына, үз хокукларын яклау осталыгына бәйле булуы игътибар үзәгенә алынды. Кулланучыларның базарда акны карадан аера белүенең кулланучылар хокукларын кысуга юл калдырмый торган гадәтләрнең барлыкка китерүе искәртелде. 

Яңа белемнәрне ныграк үзләштерсеннәр өчен укучыларга кулланучылар өчен эшләнгән белешмәлекләр өләшенде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International