Без барыбыз да – кулланучылар

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Планетабызда җиде миллиардтан артыграк кеше яши. Төрле-төрле: озын яки кыска гәүдәле, кара яки аксыл чәчле, коңгырт яки зәңгәр күзле без. Әмма төрле булсак та, кулланучылар булып торуыбыз белән – бер үк. Соң, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне һәркайсыбыз һәр көн саен кулланабыз бит. Тик, кызганычка, кулланучы буларак хокукларыбыз гына кайчак санга сугылып бетми. Шуңа күрә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының гамәлдә булып килүен белеп тору беркемгә дә зыян итмәстер.

 15 март һәр ел саен кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы төрле чаралар уздыра. Шундый чараларның берсе Саба районы Килдебәк урта мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес рәвешендә узды. Лекциядә  7,8,9,10,11 сыйныф укучылары катнашты. Аларга кулланучының товар, сатучы, җитештерүчесе турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар белән танышу хокукына ия булуы, бу мәгълүматларны кайдан һәм ничек алырга кирәклеге, товарлар сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, кулланучылар хокукларын санга сукмау очрагында кайда мөрәҗәгать итәргә икәнлеге аңлатылды. Моннан тыш балалар “кулланучы” һәм “сатучы” төшенчәләре белән таныштырылды.

Дәрес ахырында укучыларның һәммәсенә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүматлар урын алган буклетлар һәм "Вестник потребителя” газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International