Теләче районы Үзәк урта мәктәбендә лекция уздырдык

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 14 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Теләче районы Үзәк урта мәктәбенең  8-11сыйныф укучылары өчен лекция үткәрде.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан уздырылган дәрес “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дигән темага багышланды. Дәреснең лекция өлеше кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нормаларына, дистанция ысулы белән товарлар сату кагыйдәләренә кагылышлы булды. Балалар сәүдә һәм эшләр башкару өлкәсенә кагылышлы сораулар бирде. Алар кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге белән кызыксынды. Суд тәҗрибәсеннән кайбер мисаллар китереп үтелде. Ә инде дәреснең практик өлешендә претензия, дәгъва гаризасын дөрес итеп рәсмиләштерү мәсьәләсе игътибар үзәгенә алынды.

Әлбәттә инде, кулланучы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда бәян ителгән барлык хокукларын да яттан белеп бетерә алмый. Һәм ул кирәкми дә. Ә менә нәрсәләргә хокуклы, нәрсәләргә хокуксыз икәнен белеп тору барыбыз өчен дә бик кирәк. Кулланучы куллану базарында үзе-үзен тотуның төп кагыйдәләрен истә калдырса,  бу тормышта күп кенә күңелсезлекләрдән котылып калачак.  Бу кагыйдәләрне белеп торганда үзен генә түгел, хәтта якыннарын да саклаячак.

Шуны истә тотыгыз! Теге яки бу товар сатып алганда яки хезмәт күрсәтүдән файдаланганда төп башына утырып калмау фәкать кулланучының үзеннән, аның куллану базарында акны карадан аера белүеннән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International