Мөһим белем бу!

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органы белгечләренең иң мөһим максатларыннан берсе – ул да булса “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” турында ничек тә күбрәк кешене мәгълүматлы итү. Шуны истә тотып, белгечләребез ел саен 15 мартта үткәрелүче бәйрәм алдыннан Тукай муниципаль районында булып кайтты.

2017 елның 14 мартында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Круглое Поле урта мәктәбенең  9-11 сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу бик иркен һәм якты актлар залында узды. Мәктәп җитәкчелеге ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшчәнлеге, тәмәке тарту һәм хәмер куллануның зыяны турында видеороликлар күрсәтү мөмкинлеге тудырды.

Бу көнне белгечләребезнең теленнән төшмәгән «Кулланучылар хокукларын яклау турында»  7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законы беркемне дә битараф калдырмады. “Җәмгыять белеме” дәресләрендә үзләштергән белемнәре укучылар белән үтә дә кызыклы һәм җанлы әңгәмә үткәрү мөмкинлеге бирде. Балалар законга кагылышлы сорауларга бик теләп җавап бирде, белгечләребез белән бергә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге катлаулы мәсьәләләрне хәл кылу юлларын эзләп тапты.

Әйтергә кирәк, 2017 елда “Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” девизы - “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары”  - бүген бик актуаль мәсьәлә булып тора. Үсеп килүче буын товарларны интернет аша сатып алу мөмкинлегеннән көннән-көн киңрәк файдалана. Шул ук вакытта яшьләребез бу ысул белән товар сатып алганда үз хокукларын ничек якларга икәнен дә шактый ук яхшы белә.

Балаларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүматлы буклетлар таратылды, истәлеккә фотога төшелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International