“Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” ишек шакый. Ә бу көннең асылын өлкәннәребез дә аңлап-белеп торырга тиеш.
Шуны истә тотып, 2017 елның 13 мартында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә булып кайтты. Әлеге үзәккә йөрүчеләр үз тормышларында онытылмас вакыйгага әйләнгән мондый даими очрашуларга күптәннән ияләшеп бетте инде. 2017 елда бәйрәм алды очрашуы “Санлы формат чорында кулланучылар хокуклары” дигән девиз белән үтте.
Чарада катнашучылар эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә куллану өлкәсендәге мәсьәләләр буенча кызып-кызып фикер алышты, “Дистанция ысулы белән товар сату” дигән Законның 26.1 статьясын, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законын энәсеннән җебенә кадәр аңларга тырышты.
Кыскасы, бик кызыклы һәм файдалы очрашу булды. Санлы технологияләр заманында товарларны интернет аша сатып алу өлкәннәр арасына да үтеп кергәнлектән, очрашуда бу җәһәттән дә сораулар бирелде:
- дистанция ысулы белән сатып алынган товарны күпме вакыт эчендә кире кайтарырга була;
- сатып алучы товардан баш тартырга уйласа, товарны киредән җибәрү өчен кем түли?
Очрашуда катнашучыларның барлык сорауларына квалификацияле җаваплар ирештерелде.
Очрашу азагында «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәге директоры Ю.П.Ивахина белгечләребезне ел саен 15 мартта үткәрелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларның эшчәнлеген югары бәяләде һәм Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-экспертлары Л.Г.Камаловага, Р.С.Маненкова, Г.А.Фәрхуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Яхшылык җирдә ятмый, диләр. Өлкән яшьтәгеләрне кайгыртуыгыз, аларга хәер-рәхмәтле булуыгыз үзегезгә йөзе белән кайтсын! Үзәгебезгә йөрүче инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль-хокукый проектларга ярдәм итүегез өчен эчкерсез рәхмәт!” - диде Юлия Петровна.