“Кулланучы экспрессы”

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы халыкның төрле катлауларын мәгълүматлы итү өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Кулланучы экспрессы” хокукый автобусы эшен оештырды.

Автобус пассажирлары иң элек кулланучыларның төп хокуклары белән таныштырылды. Очрашуда катнашучылар арасында җанлы әңгәмә булды: пассажирлар үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, хокукларының ничек санга сугылмавы һәм аларны ни рәвешле яклаулары турында кызып-кызып сөйләде. Мәгълүмати буклетлар өләшенде, 2017 елда “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дигән девиз белән үткәрелүче бәйрәмнең үзенчәлекләре турында сөйләп үтелде. Индивидуаль юридик консультацияләр бирелде.

 Шулай итеп, чара барышында барлыгы 72 пассажир киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итте.  Халыкны аеруча торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре; сатучының кулланучы таләпләрен үтәүдән баш тартуы; «Татфондбанк» кертемчеләренә иминиятләштерү акчасын түләү мәсьәләсе кызыксындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International