Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре барыбыз өчен дә бик мөһим дата – 15 мартта узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне (кибет киштәсендәге теләсә кайсы товар һәм кешенең тормыш эшчәнлеге өлкәләренең һәркайсында теге яки бу хезмәт күрсәтү планетабызда яшәүчеләрнең барчасының тормыш сыйфаты һәм хәтта иминлегенә йогынты ясый бит) Татарстан Республикасы Әтнә районының Олы Әтнә урта мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәр ел саен билгеле бер тематика буенча үткәрелә. Быел аның девизы - “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары”. Хәзерге вакытта бик күп товар интернет аша сатыла. Моңа бәйле рәвештә дистанция ысулы белән товар сатканда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре торган саен күбрәк кешене кызыксындыра.
Укучылар игътибарына интерактив рәвештә кулланучылар хокуклары турында законның төп нигезләмәләре җиткерелде, шулай ук сатучы яки хезмәт күрсәтүче ягыннан алдашу очрагында үз-үзеңне тоту һәм конкрет гамәлләр кылуның берничә мисалы китереп үтелде.
Балалар тормышта килеп туу ихтималы булган хәлләргә кагылышлы биремнәрне чиште. Аларга дистанция ысулы белән товарлар сатып алганда нинди хокукларга ия булулары аңлатылды, “сәламәт” ризыкларны сайлап алу мәсьәләсе, продукция сыйфаты, маркировкасы, сату шартлары һәм сроклары буенча тәфсилле мәгълүматлар ирештерелде.
Ахырда чарада катнашкан укучыларның барчасына кулланучылар хокукларын яклау буенча программа логотибы белән каләмнәр һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге төрле темаларны үз эченә алган буклетлар өләшенде.