2017 елның 15 мартында Мәскәү гуманитар-икътисад университетының Түбән Кама филиалы суд утырышлары залында интерактив формада гадел хөкем дәресе үткәрелде. Судьяның - мантиягә “төренүе”, гаепләү ягының прокурор киемендә утыруы дәресне чып-чын суд тикшерүенә охшатып калдырды. Адвокатлар, прокурор, судья, гаепләнүчеләр һәм шаһитлар роленең һәммәсен дә юридик факультет студентлары башкарды. “Суд”та «Колорадо» кибетеннән туенда бүләк итү өчен оныгына кредитка телевизор сатып алган бер пенсионерның гражданлык эше каралды. Телевизорны пенсионер өенә, билгеле бер түләү бәрабәренә, сатучы китереп биргән. Кулланучы, тартмасы ачылмаган, димәк, барысы да тәртиптәдер дип уйлап, товарны тотып карамыйча гына дигәндәй кабул итү актына кул куйган. Ә инде тартмасын ачып карагач, телевизордагы кимчелекне күреп хәйранга калган.
“Дәрес темасы очраклы гына сайлап алынмады. 15 март көнне бөтен дөнья күләмендә кулланучылар хокукларын яклау көне үткәрелә бит”, - дип аңлатып узды оештыручылар.
Гадел хөкем дәресенә шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары да чакырылган иде. Дәрес аларда зур кызыксыну уятты.
Гадел хөкем дәресендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе баш белгеч-эксперты һәм “Суд Экспертлары Федерациясе” коммерциясез партнерлыгы әгъзасы экспертлар сыйфатында чыкты.
Уен студентлар өчен чын мәгънәсендә юридик практикага әйләнде: алар белгечләр ярдәмендә гаепләү һәм яклау линияләрен эшләде. Дәгъва бирүче бер ханымның хаклыгын раслаган видеоролик күрсәтелде. Аннан күренгәнчә, өенә китереп биргәч сатып алучы товарны карамакчы була, әмма йөкчеләр аны бу теләгеннән кире кайтара.
Шаһитлар сыйфатында кибет йөкчесе, эксперт һәм өченче зат сыйфатында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле чакырылган иде. “Тамаша”да катнашучылар дәгъва бирүче, җавап бирүче һәм шаһитлар буларак вакыйгаларны бик яхшы бәян итүләре, сүзгә осталыклары белән әсир итте. Шулай итеп, студентлар уен рәвешендә үзләренә кирәкле белемнәр үзләштерде.
Чакырылган экспертлар үткәрелгән чараны бик югары бәяләде һәм профилактика эшенең кулланучы аңын үстерүдәге төп юнәлешләрнең берсе булып торуын билгеләп үтте.
“Суд процессы” тәмамлангач юридик факультет деканы Хәйдәр Шакиров әлеге проектны әзерләү һәм үткәрүдә катнашучыларның һәммәсенә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде, шулай ук чарада катнашучыларга, чакырылган кунакларга Рәхмәт хатлары тапшырды.