Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе 16 март көнне Азнакай муниципаль районы башкарма комитетында үткәрелгән гражданнарны шәхсән кабул итү кысаларында районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карады.
Кабул ителгән 18 мөрәҗәгать ЕГАИС системасы, яңа онлайн-кассалар проблемаларын, лицензия өчен дәүләт пошлинасы (алкогольле продукцияне ваклап сату өчен), күчмә сәүдә, «Алкоторг» ҖЧҖ эшчәнлегенең юнәлешләре, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия мәсьәләләрен һ.б. үз эченә алды.
Кабул итү барышында Игорь Марченко 2017 елның 31 мартыннан алкогольле продукция һәм сыра сату кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне аңлатып үтте. Чарадан соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсен үтенечләре һәм тәкъдимнәренең, һичшиксез, исәпкә алынасына ышандырды.