Әлмәт шәһәр суды 250 шешә “фанфурик” өчен бер машина йөртүчене штрафка тарткан

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Әлмәт шәһәр суды “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция ташыган өчен бер машина йөртүчене  2500 сумлык штрафка тарткан.

Баксаң, узган елның 25 ноябрь кичендә автоинспекторлар шәһәр базары тирәсендә бер машинаны туктаткан. «ВАЗ-21099»автомобилен тикшергәндә  100 мл сыешлы 250 савыт этил спирты табылган. Машина йөртүченең товарны озату документлары да, шулай ук спиртлы продукция ташуга лицензиясе дә булмаган. Шулай итеп, хокук саклау органы хезмәткәрләре спиртлы продукцияне тартып алып, хуҗасына административ беркетмә төзергә мәҗбүр булган, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International