Балтач районында чаралар узды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

2017 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар планы нигезендә, Балтач районы Карадуган авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырды.

Җирлек башлыгы һәм аның хезмәткәрләре территориаль органның функцияләре, шулай ук җирлектә алкогольле продукция сатуның динамикасы белән таныштырылды. Гражданнар белән әңгәмә барышында авылда яшәүчеләрнең азрак эчә башлаулары  билгеләп үтелде. Бу хәлнең, шулай ук яшьләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы, спорт белән мавыгуының авыл җирлекләре хезмәткәрләрендә зур горурлык хисләре уятканлыгын искәртеп үтәргә кирәк.

Әңгәмәнең икенче өлешендә чарада катнашучылар кулланучыларның төп хокуклары белән таныштырылды, шул ук вакытта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның  18 статьясы аерым игътибар үзәгенә алынды. Чарада катнашучыларның һәммәсенә мәгълүмати буклетлар һәм  «Вестник потребителя» газетасы өләшенде.

Куллану белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, Карадуган авылы мәктәбенең  9-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара оештырылды. Укучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп төшенчәләре һәм кулланучы хокуклары аңлатылды. Кулланучы буларак, балаларны акны карадан аерырга өйрәтү максатында әңгәмә үткәрелде, интернет аша товарлар сатып алу мәсьәләсенә кагылып үтелде. Чарадан соң, үзләштерелгән белемнәрен ныгыту өчен, укучыларга мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газеталары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International