“Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне” бәйрәменә багышланган декада дәвам итә. Әлеге бәйрәм ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. 2017 елда ул “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дигән девиз белән уза.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчелеге, студентлар белән очрашу уздыру тәкъдимен ирештереп, Чаллы шәһәрендә У.Н. Батанчук исемендәге Кама төзелеш көллияте директоры Л.Р. Биктимеров исеменә хат юллаган иде.
Менә 2017 елның 16 мартында көллият коллективы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләрен бик матур каршы алды. Шулай итеп, уку йортының актлар залында “Биналарны төзү һәм эксплуатацияләү”, “Икътисад” факультетларының 1-2 курс студентлары белән очрашу үткәрелде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелгәннән соң укучылар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, N 2300-I РФ Законының төп статьялары, РФ Законының “Дистанция ысулы белән товар сату” 26.1.статьясы белән җентекләп таныштырылды. “Сорау-җавап” рәвешендәге җанлы әңгәмәдә кулланучылар хокукларын бозуга кагылышлы проблемаларны хәл кылу юллары табылды.
Чарада катнашучыларның һәммәсенә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән кулланучылар хокукларын яклау турында мәгълүматлардан торган буклетлар таратылды. Очрашу ахырында директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, үткәрелгән чара өчен рәхмәт белдереп, алга таба да шундый очрашулар уздыру теләген җиткерде.