Хәзерге вакытта интернет кешегә бик зур йогынты ясап кына калмыйча, ниндидер бер дәрәҗәдә күп кенә мәсьәләләрен хәл кылуга, шул исәптән товарлар сатып алуга да ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, дистанция ысулы белән сәүдә итүне гадәти күренешкә әйләндергән интернет-кибетләр барлыкка килде. Инде барыбызга да мәгълүм булганча, 2017 елның 15 мартында “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” («Consumer Rights in the Digital Age») дигән девиз белән Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне узды. Шул нисбәттән үткәрелгән чаралар барышында кулланучыларга “Товарлар сатып алу максатында интернеттан еш файдаланасызмы?” дигән сорау бирелде һәм шуңа түбәндәге өч җавап варианты тәкъдим ителде:
- әйе, еш
- әйе, әмма сирәк кенә
- сирәк
- интернет аша сатучыларга ышанмаганлыктан, сатып алмыйм
- интернеттан файдаланмыйм.
Җаваплардан сорашып-белешүдә катнашучыларның 76%ының товар сатып алу өчен интернетны сирәк кулланулары, 18%ының шопинг өчен нәкъ менә шушы “пәрәвез челтәре”нә өстенлек бирүләре ачыкланды. Ни өчен өстенлек бирүләре аңлашыла: арадашчыларсыз сатылу нәтиҗәсендә товарларның бәяләре очсызрак.
Респондентлар арасыннан 4%ының интернет аша товар сатучыларга ышанмавы, 2%ының (асылда өлкән яшьтәге респондентлар) интернеттан файдаланмавы билгеләнде. Сорашып-белешүдә катнашучыларның интернет аша башлыча кием-салым, эре һәм вак көнкүреш техникасы, кухня кирәк-яраклары, китаплар сатып алуны хуп күрүләре дә мәгълүм булды.
Чарав ахырында диванга кырын ятып кына товар сатып алуга мөкиббән китүчеләрнең һәммәсенә, күңелләренә хуш килгән товар өчен акча күчергәнче, сатучының ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын белешергә;
- онлайн-кибетнең сатып алучыларда нинди фикерләр тудыруын укып-барлап чыгарга;
- сайтта оешманың элемтәгә керү өчен телефоннары, юридик зат атамасы һәм виртуаль кибет реквизиларының күрсәтелү-күрсәтелмәвенә игътибар бирергә, телефон номерлары һәм электрон почта адресыннан тыш бернинди дә мәгълүматлар булмаса, уйланырга киңәш ителде;
- претензияләр кую ысуллары һәм түләнгән акчаны кире кайтару мөмкинлеге турында тәфсилле мәгълүматларның, тәүлек әйләнәсендә эшли торган сатып алучыларга ярдәм итү хезмәтенең бармы-юкмы икәнен һ.б. барлау зарурилыгы искәртелде.