Әлмәттә бер машина йөртүче легаль булмаган хәмер ташыган өчен штрафка тартылган

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Әлмәт шәһәр суды шәһәрдә яшәүче бер ир-атны 70 л контрафакт хәмер ташыган өчен 4000 сумлык штрафка тарткан.

Полиция хезмәткәрләре Монтажная урамындагы «Заря» гараж кооперативы территориясендә бер автомобильне тикшергәндә 140 шешә  Finskaya Silver аракысына тап булган. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзегән, ә инде хокук саклау органнары хезмәткәрләре легаль булмаган эчемлекне конфискацияләгән, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International