Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы мәгариф оешмаларына Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә актив катнашу тәкъдиме белән чыкты.
2017 елда Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” дигән девизга тукталып, интернет-кибетләр аша товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алучы кулланучылар хокукларын игътибар үзәгенә алырга чакырды.
Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре өлкән сыйныфларда укучылар белән интернет мәгълүмат-коммуникация челтәре аша товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларына кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча факультатив дәресләр, ачык дәресләр, семинарлар, әңгәмәләр үткәрде.
Санлы технологияләр аралашу, мәгълүмат алу гына түгел, виртуаль базарда теләсә нинди товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сайлап алу өчен дә моңарчы күрелмәгән яңа мөмкинлекләр тудырды. Интернет челтәрендә электрон коммерция индустриясе көнләп түгел, сәгатьләп үсә.
Кулланучылар хокукларын яклау көне – бик кирәкле һәм мөһим бәйрәм. Ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көн безгә һәркайсыбызның дөрес, имин мәгълүматка, сайлап алу һәм сүзебезне ишеттерү хокукына ия булуыбызны искә төшерергә ярдәм итә. Шуларны белгән хәлдә сыйфатсыз товарга, хезмәт күрсәтүгә юлыгу ихтималы бермә-бер кими. Сатучы да, сатып алучы да үз хокуклары һәм бурычларын хәтеренә уеп куйганда, бәхәсле мәсьәләләр җиңелрәк, гадирәк төстә хәл ителә.
Бүгенге дөньяда электрон коммерция ыргылышлы төстә үсә: интернет аша сатып алына торган товарлар, күрсәтелә торган хезмәтләр саны артканнан-арта. Шул сәбәпле товарны дистанция ысулы белән сатканда кулланучылар хокукларын яклау халыкның киң катлавы өчен бик тә актуаль мәсьәләгә әйләнә.
Хокукларыбыз санга сугылмаганчы, үзебезгә сыйфатсыз товар килеп кергәнче яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәнче кулланучы буларак хокукларыбыз турында уйланучыларыбыз, булса да, һай, бик сирәктер.
Күпләребез интернет-кибетләр белән “аралашу” һәм бу җәһәттән төрле низагларны хәл кылу тәҗрибәсен тупларга өлгерде. Берәүләрнең бу тәҗрибәсе – уңай, икенче берәүләрнеке – тискәре булырга гына мөмкин.
Менә шуларның һәммәсен истә тотып, Азнакай муниципаль районы мәктәпләренең 6,8, 9,10нчы сыйныф укучыларына интернет аша товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсәтүдән файдаланганда һәр кулланучының нәрсәләрне белеп торырга тиешлеге аңлатылды да инде.