“Куллану белемнәре – уңышка юл!” бәйгесендә җиңүчеләрне котлыйбыз!

2017 елның 21 марты, сишәмбе

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Татарстан Республикасының  Биектау, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне популярлаштыру һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларында куллану товарлары, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарына кагылышлы мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну тудыру өчен, 2017 елның 15 февраленнән 15 мартка кадәрге чорда гомуми белем бирү учреждениеләренең  8-10 сыйныф укучылары арасында “Куллану белемнәре – уңышка юл” дигән темага конкурс оештырды.

Конкурста катнашучыларга куллану законнары буенча төзелгән тесттагы 20 сорауга җавап бирергә, шулай ук куллану базары буенча үзләштерелгән аң-белемнәрен ныгытуга бәйле биремнәрне үтәргә туры килде.

Конкурста Биектау муниципаль районы мәктәпләреннән – 36, Балык Бистәсе районыннан -  29 һәм Питрәч районыннан -  8 укучы катнашты.

Конкурсның икенче – йомгаклау этабына Биктау муниципаль районыннан – 10, Балык Бистәсе районыннан  - 11 һәм Питрәч районыннан  - 3 укучы үтте.

15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендә муниципаль конкурсларга йомгак ясалды.

Нәтиҗәдә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

Биектау муниципаль районы буенча

I урында - Биектау 1нче урта мәктәбе укучысы Баязитова Гөлзилә;

II урында -  Шомлән гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Горячев Артем;

III урында – Казаклар гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сафина Әдилә һәм Яңаширмә урта мәктәбе укучысы Зиннәтуллин Ильяс.

Балык Бистәсе муниципаль районы буенча

I урында – Олы Елга урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Абдуллина Ләйсән;

II урында - Олы Елга урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Шәрәфиев Фәнил һәм Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Мисфахова Айсылу;

III урында – Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең 9А сыйныф укучысы Калабанова Марина.

Питрәч муниципаль районы буенча

 аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган Питрәч 1нче урта мәктәбе 10 Б сыйныф укучысы Муллахмәтова Энҗе җиңүче дип танылды.

Конкурста катнашу барышында алган белемнәренең балаларга бу тормышта үзләренең кулланучы буларак хокукларын якларга һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасына әзерләнергә ярдәм итәсенә ышанып калабыз.

Конкурс җиңүчеләрен ихлас котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International