Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль органнары хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә ачык ишекләр көнен үткәрде.
Белгечләребез 9.00дән 18.00 сәгатькәчә үзләренә мөрәҗәгать иткән барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, шул исәптән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне дистанция ысулы белән сатып алганда кулланучылар хокуклары буенча консультацияләр бирде. Шулай итеп, кулланучылар товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алуга бәйле рәвештә килеп туган барлык бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу өчен бушлай киңәш-табышлы булуга иреште. Аларга шулай ук претензияләр төзү һәм дәгъва гаризалары язуга ярдәм ителде.
Уртак Ачык ишекләр көнен үткәрүнең максаты – халыкның аң-белемен үстерү, аның белән ышанычлы мөнәсәбәтләр кору, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уртак бурычлар билгеләү.