Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында әлеге датага багышланган чаралар циклы үткәрде. Бу кибетләрдә, китапханәләрдә “Кулланучылар – безнең һәммәбез ул” дигән мәгълүмати стендлар әзерләп урнаштырудан башланды.
13-23 март көннәрендә Әлмәт, Лениногорск шәһәрләренең басма матбугат продукциясе һәм китаплар сатыла торган кибетләрендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча яңа басылып чыккан китаплар күргәзмәләре (әлеге тематик күргәзмәләр китап сату белән бергә үрелеп барды) оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре күргәзмәгә килүчеләргә җиңел генә телдә куллану законнары нормаларын аңлатты. Халык белгечләребез урнаштырган кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив-хокукый актлар урын алган стендлар аша да күпне белде.
Күргәзмәгә килүчеләрнең барчасына “Интернет аша товар сатып алу. Кулланучыга киңәшләр”, “Товарларны дистанция ысулы белән сатып алганда кулланучыга белешмәлек” дигән белешмәлекләр өләшенде.