Ел саен 1994 елдан башлап, 15 март көнне бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Аны үткәрү тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе (CI) билгели. Бу көн һәр ел саен билгеле бер девиз астында үтә. Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе 2017 елның 15 мартында “электрон коммерция” сегментында кулланучылар хокукларына тукталып, “Санлы формат чорында кулланучы хокуклары” («Consumer Rights in the Digital Age») дигән девизны сайлап алды.
Куллану базарының әлеге сегментының бөтен дөньяны колачлавы һәм аңа интернеттан файдаланучыларның торган саен күбрәк җәлеп ителә баруы (шул исәптән тиешле мобиль элемтә чараларының күбәюе һәм алардан файдалану мөмкинлегенең артуы сәбәпле) закон нигезендә җайга салынмаган мөнәсәбәтләрнең сизелерлек дәрәҗәдә калкып чыгуына китерә. Бу исә кулланучыларның гына түгел, намуслы эшмәкәрләрнең дә икътисадый мәнфәгатьләренә һәм законлы хокукларына сугып, намуссызрак бизнес вәкилләренең әлеге хәлне үз файдасына бору мөмкинлеге бирә.
Моңа бәйле рәвештә CI күрсәткән иң төп проблемаларның берсе – кулланучыларның онлайн-ритейлга ышанычын ныгыту.
Бүген дистанция ысулы төрле товарларны сатып алуның иң кулай, уңайлы һәм җәһәт ысулы булып торса да, кайвакыт тискәре нәтиҗәләрен күрсәтеп алырга да күп сорамый. Товарларны дистанция ысулы белән сатып алганда кулланучы буларак үз хокукларыңны белмәү еш кына күп төрле проблемалар китереп чыгара.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 ел, № 764 карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек тәртибен һәм коррупциягә каршы көрәшне тәэмин итү” республика дәүләт программасының “2014-2010 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программасын тормышка ашыру кысаларында һәм игълан ителгән девиздан чыгып, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган күп кенә чаралар (куллану базарының барлык өлкәләрендә кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны ничек тә киметү максатыннан) үткәрде.