«Аракыны метрода сатып алдым»

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

 ЮХИДИ хезмәткәрләре быелның 8 мартында Зеленодол районында М-7 юлының  755нче чакрымында Пермьдә яшәүче бер ир-ат “иярләгән” машина салонында, тәгаенләп әйткәндә, автомобиль йөртүче урындыгы артында, «VOSKEVAZ» шәрабе этикеткасы  ябыштырылган  0,7л сыешлы 7 шешәгә  һәм  10 л сыешлы 1 зур пыяла шешәгә тап булган.  Машина йөртүче аңлатмасына караганда, шәраб шешәләренә һәм ун литрлы пыяла шешәгә аракы тутырылган. Әлеге продукцияне ул Мәскәү метросында сатып алган.

 Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы шикле хәмер хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгату хакында билгеләмә чыгарды һәм административ  тикшерү билгеләнде. Хуҗасыннан алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International