“Яратам сине, туып үскән төбәгем!”

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

2017 елның 27 мартында, Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү планының 17 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре арасында “Яратам сине, туып үскән төбәгем!” дигән темага викторина үткәрелде.

 Чараның максаты:

- викторинада катнашучыларның туып үскән төбәгебез мәдәнияте һәм традицияләре турында белемнәрен киңәйтү:

- туып үскән төбәгебезнең истәлекле урыннары тарихына карата кызыксынуны көчәйтүдән гыйбарәт иде.

Коллективыбыз ике командага бүленде. Иң элек алып баручыларга үз команадалары өчен исем уйлап табарга тәкъдим ителде. Шулай итеп, беренче команда - “Арча”, икенчесе - “Барс” дип исемләнде. Викторина башында алып баручылар Казан һәм Зилантның (Елан Тавы) чыгышы турында риваятьләр сөйләп үтте.

Викторина 2 турдан: этнографик һәм туган як белеме турларыннан гыйбарәт булды. Һәр команда сорауларга язмача җавап бирде. Беренче турда – 9, икенчесендә – 11 сорау бирелде.  Чара, кызып-кызып фикер алышулар белән, бик актив төстә узды.

Викторина нәтиҗәләрен “Арча хәбәрләре” район газетасыннан килгән бәйсез экспертлар бәяләде. Шулай итеп, викторина нәтиҗәләре буенча “аяусыз” көрәштә дуслык җиңгән булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International