2017 елның 24 мартында Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәре 2нче суд приставлары бүлегенең суд приставлары-башкаручылар белән берлектә ихтыярый түләү өчен закон нигезендә билгеләнгән срокта административ штрафларны түләмәгән бурычлылар – хосусый эшмәкәрләрнең сәүдә объектларында булып кайтты. Нәтиҗәдә 3 сәүдә объектында эшмәкәрләрнең инде башка эшчәнлек алып барулары билгеләнде. 2 хосусый эшмәкәр эш урыннарында ук барлыгы 10 мең сумлык бурычын түләде.
Исегезгә төшерәбез: 32.2 статьяның 1 өлеше нигезендә, административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан, административ штраф салу турында карар законлы көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңга калмыйча, тулы күләмендә түләнергә тиеш.
Шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясында административ җәзаны үтәүдән баш тарткан өчен җаваплылык күздә тотылган. Бу статьяның 1 өлешендә каралган санкция түләнелмәгән административ штраф күләменнән ике тапкырга күбрәк, әмма 1 мең сумнан да кимрәк булмаган күләмдә административ штраф салуны яки унбиш тәүлеккә административ арест яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүне күздә тота.
2017 ел башыннан бирле Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясындагы 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында 10 беркетмә төзеп, гамәлдәге закон нигезендә карар чыгару өчен, судка җибәрде.