2017 елның 28 мартында Теләче муниципаль районы хакимиятендә алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булган эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды. Чарада Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.А.Миңнегулов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, салым инспекциясе һәм ЦТО вәкиле катнашты. Киңәшмәдә алкогольле продукция сату, продукция калдыкларын учетка алу, алкогольле продукция хәрәкәтен ЕГАИС системасында чагылдыру; “Тере акчалар белән һәм (яки) түләү карталары белән (Онлайн-кассалар) исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында” 22.05.2003 ел, N 54-ФЗ Федераль законга һәм “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясына кертелгән үзгәрешләр турында фикер алышу булды. Закон таләпләрен үтәү зарурилыгы билгеләп үтелде.