Иске Куак авылы мәктәбе укучылары өчен хокук дәресе үткәрдек

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск муниципаль районының Иске Куак урта мәктәбе укучылары өчен хокук дәресе үткәрде. Дәрес барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре яктыртылды, шул исәптән интернет аша товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча да. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре әлеге чараны үткәргәндә җәмгыять белеме укытучысы Л.В.Трофимовның Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә зур өлеше кертүен искәртеп, аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Ахырда матур дәрес өчен рәхмәт сүзләре ирештерелеп, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International