Кояш үзенең нурларын мулрак сибә, гөрләвекләр ага башлады. Кыскасы, яз җитте, яз...
Уяну һәм яңару чоры бу. Табигатьнең генә дә түгел әле. Гүзәл затларыбыз язга, җәйге су коену чорына әзерләнә. Шуңа күрә көннәр җылыта башлауга парикмахер һәм “Солярий” дигән ясалма кызыну урыннары матурлыкка омтылучы туташ-ханымнар белән шыгрым тула. Тик аларның кайберләре үзләренә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелү ихтималы турында уйламаска, белмәскә мөмкин. Ә бит сыйфатсыз хезмәтнең сәламәтлеккә зыян салу белән янау куркынычы бар.
Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы ультрашәмәхә нурлар һәм югары температура йогынтысын күздә тоткан хезмәт күрсәтүләр килешүен төзегәндә нәрсәләрне белеп торырга кирәклеген искәртеп үтмәкче.
“Солярий” хезмәтләре күрсәтү түбәндәге законнар һәм норматив-хокукый актлар нигезендә җайга салына:
- РФ Гражданлык кодексы;
- “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы (алга таба — Закон);
- РФ Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре;
- “Парикмахер һәм косметика хезмәтләре күрсәтүче коммуналь-көнкүреш максатындагы оешмаларны урнаштыруга, булдыруга, җиһазлауга, карап тотуга һәм аларның эш режимына карата санитария-эпидемиология таләпләре” СанПиН 2.1.2.2631-10 (алга таба - СанПиН).
Хезмәт күрсәтү тәртибе:
- ультрашәмәхә нурлар, югары температура йогынтысын күздә тоткан хезмәтләр күрсәтү өчен клиентны дәвалаучы табибның ризалыгы, киңәшләре кирәк. Кулланучылар игътибарына түбәндәге мәгълүматлар җиткерелергә тиеш (ГОСТ п.6.4.5, СанПиН 4.14 п., 4 бүлеге):
- инсоляция буенча инструкция белән җентекләп танышып чыгу зарурилыгы турында;
- күзләрне ультрашәмәхә нурлардан саклау өчен мәҗбүри төстә махсус күзлекләрдән файдалану зарурилыгы турында;
- кешенең фототипларын һәм, аларга бәйле рәвештә, нурланышның башка шартларын тасвирлаган таблица ярдәмендә (кешенең фототипларын тасвирлаган таблица күренеп торган урында урнаштырылган булырга тиеш), тән тиресенә зыян китерелмәсен өчен, экспозиция (сеанс) вакытын мәҗбүри билгеләү турында;
- кайбер косметика средстволары һәм даруларның ультрашәмәхә нурланышка карата тән тиресе сизгерлеген үзгәртердәй (көчәйтү яки киметү) йогынтысы һәм моңа бәйле рәвештә чикләүләр турында;
- тәүге ике сеанс арасында 48 сәгатьлек ял зарурилыгы турында;
- инсоляция процедураларын кабул итү мөмкинлеген билгеләү өчен табиб белән киңәшләшү зарурилыгы турында кисәтү;
- ультрашәмәхә нурланышның канцероген зыяны турында;
- ультрашәмәхә нурланышның тискәре йогынтысыннан котылу максатыннан, солярийда кызыну өчен косметика средстволарыннан файдалану турында;
- 18 яшькә җитмәгән затларга солярийда кызынуның тыелуы турында;
- әлеге процедураны чикләнүле рәвештә генә кабул итүне яки бөтенләй дә кабул итмәүне күздә тоткан авырулар исемлеге (меланома, яман шешләр) турында.
Кулланучы үзенә сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта хокуклы:
Үз хокукларын яклауны сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә, шулай ук хезмәт күрсәтелгәндә куркынычсызлык таләпләренең санга сугылмавы билгеләнгәндә – “Роспотребнадзор” хезмәте территориаль органнарына тиешле гариза белән мөрәҗәгать итүгә.
Түләнгән акчаны кире кайтаруга, зыянны каплау һәм мораль зыянны компенсацияләүгә кагылышлы таләпләр суд тәртибендә канәгатьләндерелергә тиеш (РФ Гражданлык кодексының 11 ст.).