Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларга үзләренең нинди хокукларга ия булулары турында сөйләде.
“Кулланучылар экспрессы үзенең юлын дәвам итә” - автобус тукталышларында җәүлеләр һәм җәмәгать транспорты пассажирлары өчен әнә шундый исемдә акция узды. Бүлек белгечләре аларга мәгълүмати буклетлар өләште, кыска гына юридик консультацияәр үткәрде. Мондый акция шулай ук «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә дә үткәреде.
Кулланучыларга, гадәттәгечә, куллануның кайсы өлкәләре беренче чиратта игътибар таләп итә һәм аларның проблемалары нидән гыйбарәт, дигән сораулар бирелде. Респондентлар фикеренчә, иң проблемалы өлкә – һаман шул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе. Чөнки бәяләре котырып үссә дә, хезмәт күрсәтүләренең сыйфаты начар булып килә. Икенче урында – поликлиникаларда хезмәт күрсәтү. Кулланучыларның бу җәһәттән төп дәгъвалары – хезмәт күрсәтүнең сыйфатсыз булуы һәм чиратларда бик күп вакытны югалтырга туры килү. Өченче урында – азык-төлек товарлары белән сәүдә итү: кулланучылар азык-төлек бәяләренең бертуктаусыз үсүенә, шул ук вакытта түбән сыйфатлы булуына зар-интизар. Элемтә һәм туризм хезмәтләре сыйфатына, транспортның барлык төрләрендә юл йөрү бәясе, кафе-рестораннарда тамак ялган чыгу бәясе үсүгә дә дәгъвалар зурдан (http://zai-info.ru).