2017 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы бинасында хезмәткәрләребезнең балалары өчен ТАССР оештырылуга 100 ел тулуга багышлап “Яратам сине, туып-үскән төбәгем!” дигән әдәби викторина үткәрелде, ә инде нәниләр өчен “Сез әкиятләр беләсезме?” дигән уен оештырылды. Балаларда туып-үскән төбәгебезне ярату хисе тәрбияләү, аларны төбәкнең бүгенге тормышы, мәдәнияте, икътисады, табигате белән таныштыру; укучыларда гражданлык позициясен булдыру; аларны табигатьне саклау эшенә җәлеп итү чараның төп максатына әйләнде.
Иң элек нәниләр арасында “Сез әкиятләр беләсезме?” дигән уен үткәрелде. Әйтергә кирәк, уенда катнашучыларның күпчелеге рус һәм татар әкиятләренең атамаларын, шулай ук аларның төп геройларын дөрес итеп әйтеп бирде. Аларның һәркайсына үзләре кебек нәни генә призлар бүләк ителде.
Ә инде 15-18 яшьлек балалар арасында “Яратам сине, туып-үскән төбәгем!” викторинасы оештырылды. Чара 2 турда үтте. Викторина үзенә күрә бер спорт ярышына әйләнеп калды. Аермасы шунда гына: балалар анда көч һәм җитезлек буенча түгел, ә белемнәре буенча көч сынашты.
Чара башында укучылар уен шартларын бик игътибар белән тыңлады. Беренче турда аларның һәммәсе дә катнашты: балалар үзләренә бирелгән сорауларны җаваплады. Дөрес җавап бирүчеләр викторинаның 2 турына чыкты. Викторинаның түбәндәге сорауларына күп балалар бик тә төгәл итеп җавап бирде:
Рус халкының кышны озату бәйрәме ничек дип атала;
Татар хатын-кызлары һәм ир-атларының милли баш киемнәрен атап чыгыгыз;
Бөек татар шагыйре исемен атагыз;
Татарстанның беренче Президенты исемен атагыз;
Татарстан башкаласының меңьеллыгы кайчан билгеләп үтелде;
Мөселманнарның төп китабы;
Татарстанда үсә торган иң нык агач.
Ә бу сорауларга балалар кыенсыныбрак җавап бирде:
Камага коя торган, ике хәрефтән торган ике елганы атагыз;
Татар халык итеге ничек дип атала;
Татарстанның иң яшь шәһәрен атагыз;
Татарстанның иң борынгы шәһәрен атагыз.
Викторинаның икенче турына исә 2005 елда 1000 “яшен” тутырган “Татарстан башкаласы – Казан” дигән темага сораулар әзерләнгән иде. Бу турда Казан турында барлык вакыйгаларны, риваятьләр, даталар, башкалабызның истәлекле урыннарын искә төшерергә кирәк булды. Икенче турда катнашучыларның күпчелеге түбәндәге сорауларга җиңел генә җавап бирә алды:
Риваятьләргә караганда, Иван Грозныйның хатыны булырга теләмичә, манарадан сикергән гүзәл патшабикә исемен йөртүче шушы манараның атамасын әйтегез;
Шәһәребездә Екатерина Икенченең чын каретасы урнаштырылган бердәнбер җәяүлеләр урамы;
Татарстан башкаласы нинди бөек елга яры буенда урнашкан;
Казан шәһәре гербында нәрсә сурәтләнгән;
Татар опера театры кемнең исемен йөртә;
Республикабыз Хөкүмәте кайда эшли?
Кайбер сорауларга викторинада катнашучыларның “теше” үтмәде. Болар:
Сөембикә манарасы ничә яруслы;
Казан Кремленең төп, иң биек манарасы ничек дип атала;
Шәһәр транспортының иң борынгы төрләреннән берсе;
Татарстан урманнарында яшәүче кыргый хайван һәм Казан күле исеме;
Бауман урамында атаклы опера җырчысы һәйкәле, дигән сораулар иде.
Нәкъ менә шушы сорауларга бик дөрес итеп җавап бирүчеләр викторина җиңүчеләре һәм призерларына әйләнде.
Чара ахырында балалар үз тамырларыңны онытмаска, ягъни туып-үскән төбәгеңнен тарихын белергә һәм аны хәтердә сакларга өндәгән карт имән турында мәсәл тыңлады.