Могҗизага тиң сепарат

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча районында яшәүче бер ханым бик тә борчылып мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул Арча шәһәрендәге кибетләрнең берсендә электр белән эшләүче «Нептун» көнкүреш сөт сепараторын 3520 сумга сатып алган икән. Егәрлеге -  60 Вт, җитештерүчәнлеге – сәгатенә 50 литр.

Белмәүчеләр өчен безнең белешмә: көнкүреш электр сепараторы сөтнең каймагын аерып алу өчен билгеләнгән. Сөтне аерту барабан әйләнгән вакытта барлыкка килә торган үзәктән кудырышлы көч хисабына хәл ителә.  Барабанның зур тизлектә әйләнүе сөтнең каймагын бик төгәл итеп аерып алуга ярдәм итә. Көнкүреш сепараторлары барабанны минутына  8-12 мең әйләнешкә кадәр “куа”. Гадәттә сөтне аеру өчен барабанга кирәкле тизлек бер минут эчендә пәйда була.

Кулланучыбыз товардан файдаланганда кимчелеген күреп хәйранга калган: барабан тизлекне җыймаган. Кулланучы ханым, техниканы алыштыру үтенече белән, кибет сатучысына мөрәҗәгать иткән, әмма аңа сепараторны ремонтка бирергә кушканнар. Ханым моңа каршы чыккан. Аның сепараторны  төзәттерәсе килмәгән, чөнки аннан нибары бер тапкыр гына файдаланып караган бит. Әле анысы да барып чыкмаган! 

Бүлек белгече “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 4,18,21 статьяларында билгеләнгән кулланучы хокукларын аңлатты, шулай ук хосусый эшмәкәр исеменә претензия язарга булышты. Моннан тыш эшмәкәргә товарга карата бәйсез экспертиза үткәрү тәкъдим ителде. Әле тагын кибет сатучылары белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аңлату рәвешендә әңгәмә үткәрелде.

 Әмма эшмәкәр экспертиза үткәрүдән баш тартып, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерергә булды. Нәтиҗәдә кимчелекле сепаратор, сатып алу бәясен яңадан тиешенчә исәпләп чыгарганнан соң, башка маркадагы сыйфатлы техникага алыштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International